Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында ашлык җыю техникасы тикшерелде

Аеруча игътибар куркынычсызлык техникасын үтәүгә һәм янгынга каршы куркынычсызлыкка юнәлтелде.

13 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х. Габдрахманов җитәкчелегендәге комиссия районның авыл хуҗалыгы оешмаларында урып-җыю комбайннарын, туфракны төп эшкәртү техникасын һәм азык тараткычларны кабул итүне үткәрде.

Тикшерү барышында, киләсе уңышны җыеп алганда югалтуларны булдырмау максатыннан, комбайннар контроль суктыру уздылар. Механизаторларга хезмәт өчен түләү формасы һәм өстәмә кызыксындыру төрләре җиткерелде.

Комиссия «Закрома», «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Скоков Н.А.» һәм «Архангельское» КФХда сыйфатлы әзерлекне билгеләп үтте.

Шунысы куанычлы, район хуҗалыклары яңа комбайннар һәм тракторлар сатып алдылар. «Архангельское» КФХ – комбайн һәм трактор, «Скоков Н.А.» КФХ - өч комбайн, «Козлова М.И.» КФХ - бер ашлык җыю комбайны, «Агро - Основа» ҖЧҖ энергиякуәтле ике трактор сатып алдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X