Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында авыручылар саны шактый кимегән

Яңа Чишмә районында 12 августка булган торыш буенча 1 кеше коронавирус белән авырый,ул амбулатор дәвалауда.

- Безнең районда пандемия башланганнан бирле 19 кеше авырады һәм, бәхеткә, барысы да терелде, - дип хәбәр итте безгә Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина. –Бүгенге көндә өйдә изоляциядә булучылар юк.

Пневмония белән авыручылар саны да сизелерлек кимеде, дип билгеләп үтте безнең белән әңгәмә корганда РҮХнең баш табибы вазифаларын башкаручы Наталья Роменская. Хәзерге вакытта пневмония белән авыручылар 6 кеше, икесе-безнең хастаханәдә, дүртесе – Чистайда. Көн саен ОРВИ һәм ОРЗ авырулары буенча берәр мөрәҗәгать керә.

Авырулар саны кимүгә карамастан, Наталья Роменская барлык профилактик чараларны һәм битлек режимын үтәүне дәвам итәргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев