Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында авырулар буенча вазгыять киеренке кала

Яңа Чишмә районында коронавирус пандемиясе башланганнан бирле 31 кеше авыраган, бер авыру вафат булган, 28 терелгән.

24 ноябрьгә районда коронавирус белән ике кеше авырый, алар өйдә амбулатор дәвалану ала. Тагын икесе, авырулар белән элемтәдә булу сәбәпле, изоляциядә.

 Атна эчендә ОРВИ белән 65 кеше һәм хастаханәдән тыш пневмония белән авыраучы 13 кеше ачыкланган.

 Роспотребнадзор белгечләре атна эчендә 9 объектны тикшергән, 2 санитар-эпидемиягә каршы таләпләрне бозу очрагы ачыкланган, материаллар судка җибәрелгән.

Полиция хезмәткәрләре атна эчендә 15 тәртип бозу очрагын ачыклаган, шуларның 6сы – автобусларда һәм 9ы – сәүдә нокталарында. Хокук бозулар буенча материаллар да судка җибәрелгән.

Кызганычка каршы, битлек режимын үтәмәүчеләрне кибетләрдә дә, автобусларда да күрергә мөмкин.

Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында барлык санитар-эпидемияләргә каршы таләпләрне үтәү катгый контрольдә тора. Бүгенге көндә район буенча балалар бакчасына йөрүче 46 бала, 35 мәктәп укучысы һәм 2 укытучы ОРВИ белән авырый.

Коронавирус һәм пневмония белән авыраучыларга бушлай дарулар китерү буенча волонтерлар эше дәвам итә, атна эчендә волонтерлар 6 авыруга хезмәт күрсәткән.

Район халкыннан тагын бер кат профилактиканың барлык чараларын үтәүләрен, битлек киеп йөрүләрен, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән тыелуларын сорыйбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев