Яңа Чишмә районында авырулар саны кимеми
Көн саен Яңа Чишмә РҮХнә салкын тию белән 25-30 кеше мөрәҗәгать итә.
- Кызганычка каршы, авырулар саны кимеми, - дип сөйләде безгә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. - Пневмония белән авыручылар да аз түгел - 15 кеше стационарда дәвалана.
Безнең районда коронавирус белән авыручы ике кеше, тагын икесе, чирләүчеләр белән контактта булу сәбәпле, үзизоляциядә.
Без тагын бер кат район халкыннан битлек режимын һәм профилактиканың башка чараларын төгәл үтәүләрен сорыйбыз. Кызганычка каршы, кайбер кешеләр, шул исәптән кибет хезмәткәрләре дә, моңа игътибар итми. Соңгы атнада полиция хезмәткәрләре санитар кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 13 кешене адм. җаваплылыкка тартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев