Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында балалары булган гаиләләргә байтак ташламалар каралган

Балалы гаиләләр нинди социаль ярдәм чараларыннан файдалана ала - бу хакта социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева хәбәр итә:

1.Авыл җирендә яшәгән 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү. Әлеге таләпләргә туры килгән хатын-кызларга 50шәр мең сум акча түләнә. 2020 елда мондый түләүне 47, ә агымдагы елда 31 яшь әни алды. 2.Авыл җирендә яшәгән, яше 29дан артмаган хатын-кызларга өченче балалары туган очракта бер тапкыр бирелә торган түләү. Андыйларга 100әр мең сум акча түләнә. 2020 елда мондый түләүне 16, ә 2021 елда 10 хатын-кыз алды. 3. Керемнәре икеләтә яшәү минимумыннан артмаган ата - ананың  беренче баласы тугач, ул  3 яшькә җиткәнче гаиләгә бирелә торган айлык түләү. Алучылар саны - 116 кеше. Түләү суммасы 9373 сум.
4. Керемнәре түбән булган гаиләләргә 16 яшькә кадәр булган балалары өчен айлык пособие. Аны 334 кеше ала. 5. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ата-ананың 3 яшькә кадәрге балаларына дарулар сатып алу өчен электрон сертификат. 6.Гаиләдә һәр әгъзаның уртача кереме 20 мең сумнан артмаган очракта МБУга түләнә торган түләүнең бер өлешен өстәмә компенсацияләү. 7. Өч һәм аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләргә ТКХ өчен түләүгә 30%лы ташлама, мәктәп яшендәге балаларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү (ЕДВ), 6 яшькә кадәрге балалар өчен даруларга субсидия. 8. Керемнәре яшәү минимумыннан артмаган ата-ананың яңа туган балаларына бүләк комплектлары алу өчен белешмә бирү. 9. Балаларын бакчага йөртүче атааналарга ата-ана 
түләүләренең бер өлешен компенсацияләү. 1 балага -20%, икенчегә - 50%, өченче балага - 70%. 10. Балалар бакчасы өчен түләүгә өстәмә компенсацияне арттыру. Аны керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган күп балалы гаиләләр ала. 11. 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 50%лы ташлама (аны 12 гаилә ала), мәктәп яшендәге балаларга транспортта йөрү өчен акчалата айлык түләү, 6 яшькә кадәрге балалар өчен даруларга субсидия. 12. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнгән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие. 2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык акчалата түләүләр бирү тәртибе үзгәрде. Элек бу түләү аена 4 686,50 сум иде. Хәзер, әгәр гаиләнең җан башына уртача керем күләме, әлеге түләүне дә кертеп, 9955 сумга - яшәү минимумына җитмәсә, түләү күләме арта. Керемнәре уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәр балага шундый пособие ала алалар. Шул ук вакытта гариза бирүче һәм аның балалары Россия гражданнары булырга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан балалар өчен пособие исәпләүнең өч баскычлы системасы кертелде - төбәк яшәү минимумыннан 50%, 75% һәм 100% исәпләнә. - Тулаем алганда, 2020 елда социаль түләүләр 57,8 млн. сумны тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Наталья Гурьева. - Шул исәптән балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә 9,6 млн. сум акча сарыф ителде. Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча сорауларыгыз булса социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Белешмәләр өчен телефон: 2-20-30. Биредә сезгә барысын да аңлатып, консультация бирәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев