Яңа Чишмә районында бер елда үлүчеләр саны туучылар саныннан өч тапкырга күбрәк
Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2021 елда 85 бала туган, шул исәптән декабрьдә - 5 бала.
2020 ел белән чагыштырганда 5 балага кимрәк (2020 елда - 90 бала) туган. 85 бала арасында 46 малай һәм 39 кыз бар. Беренче балалары - 21 гаиләдә, шул кадәрле үк бала - икенче, 34 гаиләдә - өченче балалары һәм 9 бала дүртенче бала булып туган.
2021 елда 52 пар гаилә корган (2020 - 42), 28 гаилә (2020 - 27) аерылышкан.
Кызганычка каршы, районда үлүчеләр саны туучылар саныннан 3 тапкыр артык. Районның 264 кешесе (132 ир-ат һәм хатын-кыз) вафат булган. 2020 елда үлүчеләр саны 57 кешегә кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев