Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында өч авыл җирлеге 1,5 млн.шар сум грант алды

Республика муниципаль берәмлекләренә 2019 ел өчен грантлар бирүгә ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды.

Яңа Чишмә районында Акъяр, Ленино һәм Әдәмсә авыл җирлекләре 1,5 млн. сум күләмендә грант ярдәме алачак.

Грант акчасына Ленинода Үзәк урамда суүткәргечне алмаштырачаклар, ә Әдәмсәдә юл-урам челтәрен төзекләндерәчәкләр (Кыр урамы буенча вак таш-комлы катнашма җәю), Акъярда исә җирлек ихтыяҗлары өчен асылмалы трактор сатып алырга булганнар.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән грантлар суммасы узган елдан 1,5 млн.сумга кадәр арткан. 2019 елда 170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр җирлеге грант ярдәме алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X