Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган

    «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:

    - урында ятучы авыруларны карау;

    - туклану һәм тукландыру кагыйдәләре;

    - өлкәннәрне карау;

    - өй шартларында мөмкин булган гади манипуляцияләргә өйрәтү;

    - дөрес позицияләү принциплары;

    - дезинфекция алымнары;

    - озак ятудан тән тишелүләрне (пролежни) булдырмау һ. б.

    «Тәрбияләү мәктәбе»ндә укыту төркемле һәм индивидуаль дәресләрне  күздә тота. Төркемнәр авыру буенча һәм шәхси ихтыяҗларга карап туплана. Дәресләр айга 1 тапкыр 2 - 2, 5 сәгать дәвамында бушлай үткәрелә.

    Дәресләргә Яңа Чишмә авылы, Май ур., 8 йорт адресы буенча рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 8(84348) 2-29-37.

    Фото: https://novosheshminsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1941456.htm

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: