Яңа Чишмә районында «Комбайн» операциясе старт алды
Комбайннарны тикшерү рейдларында күрше районнардан һәм ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсеннән дәүләт инженер-инспекторлар катнашачак.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгында 2020 елның 3 – 21 августында республикада «Комбайн» операциясе уздырылачак дип билгеләнгән. "Операция барышында комбайннарны теркәү, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар булуга, ут һәм тавыш сигналларының булуына һәм төзеклегенә, комплектлык: ут сүндергечләр, аптечка, су белән фляга, көрәк, себерке, лом, һ.б., чисталыкка, ягулык һәм майның агып төшүе булмауга аерым игътибар биреләчәк . Бу хакта Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы Рәис Хисмәтуллин сөйләде. Ә тәртип бозучыларга административ йогынты чаралары күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев