Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт ала

Күркәм традиция буенча, Татарстанда ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.

Әлеге акция кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга, күп балалы гаиләләргә, гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтелә.

Ел саен акциягә бизнес, предприятие һәм оешма вәкилләре, учреждение җитәкчеләре кушыла.

Агымдагы елда беренче сыйныфка баручы 15 укучыга һәм 2-11 сыйныфларда белем алучы 34 укучыга ярдәм күрсәтеләчәк.

Быел коронавирус пандемиясе уңаеннан хәйрия акциясе урыннарда, ягъни һәр авыл җирлегендә барлык профилактик чараларны үтәп үткәреләчәк. Чараларны үткәрүнең якынча вакыты - 20 август.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев