Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында Өлкәннәр ункөнлеге икеләтә игътибар белән узган

70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк булган 1335 яңачишмәлегә игелекле булганнары өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.

Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында районда нинди чаралар үткәрелүе турында халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева хәбәр итте. Өлкәннәр декадасында район җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, аларны бәйрәм белән котлаганнар һәм бүләкләр тапшырганнар.

Ункөнлек дәвамында «Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучы 103 өлкән кешенең өйләренә барып, «Кайгырту» акциясе кысаларында өйләрен җыештырганнар, «Көз бүләкләре» акциясе кысаларында кышкылыкка яшелчә әзерләгәннәр. Өлкән яшьтәге бер кешенең яшәү шартларын өйрәнү максатыннан аны тәрбиягә алган гаиләнең өендә булганнар, әлеге кешене бәйрәм белән котлап, аңа бүләк тапшырганнар. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Звезда» волонтерлар отряды белән берлектә Картлар йортында «Бер-беребезне матур сүзләр белән җылытыйк» дигән акция уздырганнар. Яңа Чишмә Интернат-йортында Өлкәннәр декадасы вакыйгаларга бай булган.

Район үзәк хастаханәсе өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып медицина ярдәме күрсәткән, аларга гриппка каршы вакцина ясалган, шулай ук өлкәннәргә өйләренә барып патронаж оештырылган.

Яңа Чишмә муниципаль районының белем бирү оешмалары укучылары Юнармия отряды әгъзалары белән берлектә пенсионерларны, шулай ук ветеран укытучыларны өйләренә барып Өлкәннәр көне белән котлаганнар.  Өлкәннәр декадасы кысаларында, активистлар өлкән яшьтәге кешеләрне, шулай ук элеккеге укытучыларны Өлкәннәр һәм Укытучылар көне белән котлаганнар.  Өлкәннәр бүләкләрне бик шатланып кабул иткәннәр, активист – яшьләр дә алар белән аралашудан канәгать калганнар.

Өлкәннәр көне алдыннан, Яңа Чишмә үзәк китапханәсендә «Файдалы очрашулар» түгәрәге ачылган. Өченче яшь университеты проекты исә үз эшен 2010 елдан бирле уңышлы алып бара. Районның барлык китапханәчеләре дә өлкәннәр өчен чаралар үткәрүдә актив катнашканнар.

Клуб учреждениеләре коллективлары авылда яшәүче өлкәнннәрнең өйләренә барып, аларны бәйрәм белән котлаганнар, урамда концертлар оештырганнар.

Музейлар тарафыннан күчмә фотокүргәзмәләр оештырылган.

Барлык предприятиеләр, оешма - учреждениеләр, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары үз пенсионерларын котлап, аларга азык - төлек тутырылган пакетлар тапшырганнар.

Районда гомер итүче 1335 өлкән кешенең барысына да игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелгән. Азык-төлек җыелмаларын әзерләүгә 662 мең сумнан артык акча сарыф ителгән.

  Өлкәннәр ункөнлегендә хәйрия ярдәме күрсәткән «АгроРаздолье», «Закрома», «Агро-Основа» һәм «Аксу-Агро» ҖЧҖ, газ хезмәте, электр челтәрләре, РУЭС һәм башка оешма җитәкчеләре аерым рәхмәткә лаек.   

Декада көзге ярминкә белән тәмамланган, анда район халкына авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән иде. Яңачишмәлеләрне ярминкәдә мәдәният хезмәткәрләре матур җырлары белән каршылаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X