Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында сатып алу эшчәнлеге-аерым контрольдә

Сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашырганда коррупцион күренешләргә каршы торырга ярдәм итүче "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" дип исемләнгән Федераль законның төп принцибы - сатып алуларны гамәлгә ашырганда хәбәрдарлык һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итү.

Сатып алулар турындагы барлык мәгълүмат РФ рәсми сайтында басылып чыга (www.zakupki.gov.ru). Бүгенге көндә электрон формада ачык аукцион тәэминатчы, башкаручы, подрядчыны билгеләүнең төп ысулы булып тора. Әйтик, 2020 ел нәтиҗәләре буенча 64,7 млн. сумлык 78 аукцион үткәрелгән, әлеге процедураларның нәтиҗәләре буенча экономия 4,3 млн. сум яки 7,2% тәшкил иткән.

Бу ысулның төп үзенчәлеге - җиңүчене билгеләгәндә заказ бирүчеләрнең потенциаль подрядчылардан (тәэмин итүчеләр, башкаручылардан) изоляцияләнүе, бу, һичшиксез, коррупцион күренешләрне булдырмый кала. Шул ук вакытта закон чыгаручы берничә мәҗбүри һәм өстәмә таләп билгеләде. План-графикта каралган сатып алулар күләменең кимендә 15 %ы заказ бирүче тарафыннан кече эшкуарлык субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында бүленергә тиеш.

Барлык сатып алулар алдан ук аларның максатларыннан чыгып план-графиклар формалаштыру юлы белән планлаштырыла. План-график заказ бирүчеләр тарафыннан бюджет турында тиешле законның гамәлдә булу вакытына, сатып алуларның һәм нормаларның тиешле нигезләнүен исәпкә алып төзелә. Контракт бәясен билгеләү механизмын кертү - сатып алуларда катнашучыларга бәяне аңлы рәвештә баштан арттырып, ә дәгъвачылар саны азайгач аны киметеп сатуларда җиңеп чыгарга мөмкинлек бирми. Контрактларның үтәлешен аудит органнары да күзәтә. Аудит нәтиҗәләре бердәм мәгълүмат системасында урнаштырыла. Бер үк вакытта закон чыгаручы да сатып алулар турындагы законнарны бозу өчен җаваплылыкны күздә тота, ул административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексында (7. 29-7.32 ст.), шулай ук РФ Җинаять кодексында да (285-286, 288-293 ст.) беркетелгән. Сатып алу эшчәнлеген гражданнар, иҗтимагый һәм юридик затлар берләшмәләре контрольдә тота ала, ә дәүләт исә моңа һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиеш.

Анастасия Митько, район башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев