Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кими

2020 елның 1 октябренә район халкының шәхси хуҗалыкларында 4990 баш МЭТ исәпләнә, бу 2019 ел дәрәҗәсенә карата 98% (80 башка кимрәк) тәшкил итә.

Шунысы сөендерә, сыерлар саны кимеми һәм 1900 баш тәшкил итә (2019 ел дәрәҗәсеннән 2 башка күбрәк).

Дуңгызлар саны 2030 баш тәшкил итә (2019 ел дәрәҗәсеннән 171 башка кимрәк яисә 92% ка). Шәхси хуҗалыкларда сарык һәм кәҗәләр саны шактый кимегән (616 башка яки 85% ка) һәм 3665 баш тәшкил итә. Кош-кортлар саны 43,3 мең баштан артык.

Агымдагы ел башы белән чагыштырганда МЭТ саны 285 башка арткан, шул ук вакытта сыерлар саны 43кә кимегән, дуңгызлар саны да 130 башка кимегән.

2019 елның 1 октябреннән алып бүгенгесе көнгә хәтле (2020 елның 1 октябренә) барлык төр терлекләрнең баш санын үткән ел дәрәҗәсендә саклап кала алган яки арттыра алган бер генә авыл җирлеге дә юк.

Түбәндәге авыл җирлекләрендә МЭТ санын шактый киметүгә юл куелган:  Ленинода (29% ка, 191 баштан 136 гына калган), Красный Октябрьдә (12% ка, 138 баштан 122 калган), Тубылгытауда (13% ка, 367 баштан 321 калган), Әдәмсәдә (12% ка, 313 баштан 277 калган). Тиздән Буревестник (барлыгы 18 баш), Акбүре (29 баш), Красный Октябрь, Ленино (43әр баш) һәм Яңа Чишмә (нибары 63 баш) авыл җирлекләрендә сыерлар бөтенләй калмаячак.

Иң күп терлек Шахмай, Чабаксар, Акъяр, Зирекле һәм Тубылгытау авыл җирлекләренә туры килә.

Районның барлык торак пунктларында да терлек асрау мөмкинлеге бар, әмма кайбер җирлекләрдә яшәүчеләр моның белән шөгыльләнергә теләмиләр.  Хәтта тавыклар да асрамыйлар, ә йомырканы кибеттән сатып алалар.

Район буенча тулаем алганда, 2020 елның 1 октябренә барлык категория хуҗалыклар буенча МЭТ саны 21545 баш тәшкил итә (2019 ел дәрәҗәсеннән 480 башка күбрәк яисә 102%ка), шул исәптән сыерлар -  7606 баш (2019 ел дәрәҗәсеннән 154 башка күбрәк), дуңгызлар саны - 2030 баш (2019 ел дәрәҗәсеннән 230 башка кимрәк), сарыклар һәм кәҗәләр саны - 5261 баш (2019 ел дәрәҗәсеннән 1007 башка кимрәк) тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев