Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында тораклы булган ятим балаларның коммуналь түләүләр буенча бурычлары 130 мең сумнан артып киткән

2008 елдан башлап (тиешле республика программасы эшли башлаганнан бирле) Яңа Чишмә районында ятим балалар 10 фатир һәм 6 йорт алды.

Биш ятим, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар коммуналь хезмәтләр буенча 130 мең сумнан артык бурычлы.
Тик менә шуларның бишесенең берничә ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр буенча зур суммада бурычы җыелган. Берсенең бурычы – 52 мең сум, икенчесенеке – 47 мең, өченчесенеке – 25 мең сум. Шул ук вакытта ике ятим беркайда да эшләми, тагын икесе үз фатирларында яшәми, ә аны вакытлыча файдалануга тапшырганнар.
Опека һәм попечительлек бүлеге ягыннан патронаж алып барылмый, чөнки алар барысы да 23 яшьтән өлкәнрәкләр.
Торак милекчеләренең мондый зур бурыч мәсьәләсе контрольгә алынган, алар опека буенча комиссия утырышына чакырылган. Бу мәсьәлә буенча бурычларны түләмәгән очракта тиешле дәгъва белән суд органнарына мөрәҗәгать итәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев