Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында туган очучының үткән юлы якты һәм нурлы

Зәңгәр күкне иңләп очкан очкычтан озын, ап-ак эз кала. Балачакта кайсы гына ир бала самолет штурвалы артына утырып, очучы булырга хыялланмый икән. Ә менә Чертуш авылында туган Рафаэль Гомәр улының балачак хыялы тормышка ашкан.

Әлеге язмам балачак хыялына тугры калган авылдашыбыз, РФның атказанган хәрби очучысы, ”Кызыл Йолдыз “ ордены кавалеры, байтак медальләр иясе  Рафаэль Гомәр улы Гыйрфанов турында,- дип яза редакциягә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.

-Ул 1947 нче елда Чертуш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны  Гомәр һәм Илалия Гыйрфановлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Гаилә 1958 нче елга кадәр авылда яши, аннары Чистай шәһәренә күчеп китәләр. Язмам герое анда  2 нче номерлы мәктәпне тәмамлап , хәрби очучылар әзерли торган училищега (Балашов ВВАУЛ) укырга керә. Бу аның Чертуш башлангыч мәктәбендә укыганда туган балачак хыялы, нәселләрендә дә андый һөнәр иясе була. Хатыйп бабасының энесенең улы Армавир шәһәрендә шундый ук училище тәмамлаган. Рафаэль абыйның балачак хыялы тормышка ашуга, бәлки, шул да этәргеч булгандыр.

Укуын тәмамлагач, Рафаэль Гомәр улы Фирганә, Джанкой, Старая Русса шәһәрләрендә, аннан Мәскәү өлкәсендә төрле вазифаларда хезмәт итә – Л-29, Ан-24, Ан-26, Ан-8, Ан-12, Ил-62, Ил-76 (шул исәптә А-50) самолетларын егәрли. Әфганстанда, Ангола, Евросоюз, Көньяк һәм Төньяк Америка, Азия, Африка илләрендә хезмәт командировкаларында була. Читтән торып Ю.А. Гагарин исемендәге Югары хәрби академиядә укыган еллары Әфган җирендә сугыш барган вакытка туры килә. Очучы бу вакыйгадан да читтә калмый, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, әфганлыларга булыша. Ничек кенә булмасын, Рафаэль абый ул елларны искә алырга тырышмый. Аның күңелендә ныклап уелып калганы – гражданнар  авиациясе системасында эшләгән еллары.

-“Навстречу ХХI веку” Халыкара Антарктида экспедициясе төркемен шунда урнашкан Пэтриот Хилс аэродромына илтергә туры килде. Бу һәрбер кеше язмышында була торган хәл  түгел. Экспедициядә 17 илдән 88 кеше иде. Аларның 32есе Ил-76 самолетыннан бозлыкка парашютта сикерергә тиеш иде. Безнең экипаж өчен бу  аерым җаваплы булды, чөнки бер илнең дә Ил-76 классына керүче самолетлары (150 тонна) шундый боз аэродромына утырганы юк иде. 1999 елның 17 нче декабрендә башланган экспедиция 2000 нче елның 23 гыйнварында уңышлы тәмамланды, - дип хәтер- хатирәләре белән уртаклашты Рафаэль Гомәр улы.Бу экспедиция турында “Труд” газетасында авылдашыбыз, полковник, хәрби очучы-снайпер Рафаэль Гыйрфановны мактап язган “С ветерком по Антарктиде” дип исемләнгән мәкалә чыга

Үз эшенең остасы булган, һәрвакыт максатка омтылучан, курку белмәс очучыга биргән: -Ерак араларда очканда нинди хисләр кичерә идегез?-дигән соравыма, ул: - Ниндидер аерым хис дип уйлыйм,чөнки җирдән күтәрелү белән башта башка уйларга урын калмый. Алай да, туган як өстеннән үткәндә күңелләр нечкәрә. Бигрәк тә якын кешеләрем искә төшә иде. Мин һәрвакыт туган авылым Чертушка кайтырга тырыштым. Гаиләм дә аны үз авылы дип саный. Яшь чакта бик кызык яшәдек: кышын төнгә кадәр чанада шудык, җәен җиләк җыйдык... Мин чертушлыларга бик рәхмәтле, һәрвакыт сагынып искә алам. Сыйныфташларым (Хәбибуллин Рафик, туганнан туганым Фидаиль, Әхмәтшин Ринат, Хәйруллин Нил, Хәсәнов Рәкыйп) бер дә истән чыкмый. Авылым гомер буе күңелем түрендә булды, - диде.

Хәзер Рафаэль абый лаеклы ялда, Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яши. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Әлфия апа вафат. Аның хезмәт юлын уллары дәвам итә, алар да югары хәрби белемгә ия, җаваплы вазифаларда хезмәт куялар.

Тормышта зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, гап-гади кеше булып кала алган авылдашыбызга сокланмый мөмкин түгел. Аның тормыш юлы, күктә очкыч салган ап-ак  юл кебек, якты һәм нурлы. Без  аның белән чын күңелебездән горурланабыз. Авылыбыз кечкенә генә булса да, Рафаэль Гомәр улы кебек шәхесләре белән бөек ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев