Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында Яңа елга әзерлек буенча конкурс игълан ителде

Район башкарма комитеты тарафыннан район предприятиеләрен һәм учреждениеләрен Яңа 2021 елга иң яхшы бизәү буенча конкурс үткәрү турында карар кабул ителде

Конкурсның максаты - район үзәгендә һәм торак пунктларда бәйрәм атмосферасы булдыру, аларның архитектура йөзен яхшырту һәм учреждениеләр янындагы территорияләрне төзекләндерү.

Конкурс биш номинация буенча үткәрелә:

 - кулланучылар базары предприятиеләрен (кибетләр, кафе, даруханәләр, АЗС лар) иң яхшы комплекслы бизәү;

 - мәгариф учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын иң яхшы комплекслы бизәү;

 - район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре биналарын иң яхшы комплекслы бизәү;

 - авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын иң яхшы комплекслы бизәү;

 - шәхси йортларны иң яхшы бизәү.

Конкурста җиңүчеләр өчен премияләр каралган:

1 урын - 5-7 мең сум.

2 урын - 3-5 мең сум.

3 урын - 2-4 мең сум.

Һәр номинация буенча гомуми сумма 16 мең, барлыгы 80 мең сум. Нәтиҗәләр 21 – 24 декабрьдә ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү районның Төп чыршысын ачу тантанасында - 25 декабрьдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев