Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында янгын гидрантларын ремонтлау бара

Янгын гидрантларының эшкә сәләтлелеге махсус хезмәтләрнең янгыннарны сүндерү, аларны башлангыч чорда локальләштерү һәм башка объектларда януга юл куймау мөмкинлегенә турыдан-туры йогынты ясый.

Яңа Чишмә районында барлыгы 137 янгын гидранты бар (шул исәптән 32се – район үзәгендә). Аларның эшкә сәләтлелеге өчен авыл җирлекләре башкарма комитетлары җавап бирә.

21 октябрьгә җиде гидрант эшкә яраксыз хәлдә, 3се - Яңа Чишмәдә, Петропавел Бистәсендә һәм Андреевкада икешәр.

Аларны төзекләндерү буенча план-график эшләнгән һәм 2020 елның октябрь ахырына кадәр «Яңа Чишмә ТКХ» МУП барлык җитешсезлекләрне бетерәчәк.

Елның теләсә кайсы вакытында янгын гидрантларына керү юлы тоткарлыксыз булсын өчен, авыл җирлекләре башлыкларына су алу объектларын күрсәткечләр белән тәэмин итәргә, аларны чистартылган хәлдә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев