Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында янгынны хәбәр итүче җиһазларны урнаштыру буенча эш дәвам итә

2015 елдан башлап, «Кайгырту» ХСХКҮдән социаль хезмәт алучылар йортларында автоматик янгын сигнализациясе датчиклары (АПС) бушлай куела

5 ел эчендә авыр тормыш хәлендә булган һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең йортларында 560 АПС датчигы һәм 2018 елдан башлап ике ел эчендә - 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар йортларында 762 датчик урнаштырылган.

Эш «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре, ВДПО һәм 124 нче янгын сүндерү - коткару часте вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла.

Әлеге хезмәтләр белгечләре районның газ хезмәте белән берлектә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү өчен рейдлар үткәрәләр, өйборынча йөриләр.  Гражданнар белән инструктажлар үткәрелә, шул вакытта аларга белешмәлекләр һәм брошюралар бирелә, янгынны хәбәр итүче җиһазларның (извещатель) төзеклеге тикшерелә. Бүгенге көндә «Кайгырту» ХСХКҮдән социаль хезмәт алучылардан датчиклар эше буенча кисәтүләр юк. Аларның өйләрендә әлеге җиһазларны урнаштыру дәвам итә. 14 октябрьдә ТРО ВДПОга тагын 150 АПС датчигы бүлеп бирү турында өстәмә хат җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев