Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында ярминкәләр дәвам итә…

Яңачишмәлеләр авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөрергә ярата, чөнки нәкъ менә анда гына яхшы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга мөмкин.

17 октябрьдә узган көзге сезонның икенче ярминкәсендә шәхси һәм фермер хуҗалыкларыннан китерелгән продуктлар тәкъдим ителде. Ярминкәдә сорау зур булган  товар - яңа суйган терлек ите, шулай ук сөт һәм  сөт продуктлары. Сөт, эремчек, каймак, кырт тиз арада сатылды. Ярминкәгә иртәрәк килмәүчеләр әлеге ризыклардан мәхрүм калырга мөмкиннәр. Яңа Чишмә атланмаен, һәрвакыттагыча, сатып алучылар күп булды. Агрофирмадан китерелгән егерме капчык бодай  белән солы иртәнге тугызга сатылып бетте, ә арыш, борчак, горчица калган иде әле.

Сыер ите 5 урында сатылды (300-350 сумнан), дуңгыз итен дә тиз генә алып бетерделәр.  Ярминкәгә ШЯХдан алып килгән 16 бройлер һәм мулард үрдәкләре түшкәләренең иртәнге  сәгать 10га алтысы гына калган. Екатерина Бистәсендәге ШЯХдан 16 баш дуңгыз алып килгәннәр, иртәнге тугызга шуның бишесе сатылган иде инде. Шулай ук КФХдан китерелгән  өч айлык дуңгыз балалары да тәкъдим ителде.

 Кәбестә, алма, помидор, җиләк - җимеш, яңа тотылган сазаннар, өйдә ысланган балыклар - барысы да сатуда бар иде.

Ул көнне һава торышы салкын булганга, халык  3 октябрьдә узган ярминкәдәге кебек үк күп килмәгән, шуңа да карамастан, продукция тиз арада сатылды.

Урман бүләкләре -  кышкылыкка дип әзерләнгән төрле гөмбәләр дә киштәләрдә үз урынын алган. Бу – ал гөмбәләр ( сыроежки), нарат гөмбәләре ( боровики), майлы гөмбәләр (маслята).

Бакчачылар өчен  җиләк - җимеш агачларын һәм куакларын, күпьеллык чәчәк үсентеләрен сайлау мөмкинлеге зур иде.

Бу юлы ярминкәгә килүчеләр җылы кием сатучыларның палаткаларына күбрәк игътибар бирде. Балаларга  курткалар, свитерлар, оекбашлар алдылар.

Сәгать унда  ярминкәгә  тагын бер товар - куяннар алып килделәр (Архангел Бистәсе ШЯХнан). Зурларын 1000 сумга, кечерәкләрен 600 сумга тәкъдим иттеләр.

Ярминкәдә сату-алу эшләре күңеллерәк барсын өчен, динамиклардан матур җырлар яңгырап  торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев