Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр яшелчә орлыкларын бушлай алганнар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча авыл халкын яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 миллион сум бүлеп бирү турында карар кабул иткән.

Гомумән алганда, халыкка 30 тонна орлык суганы, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг кызыл чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләре биреләчәк.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр 700 кг орлык суганы, 20 кг кишер орлыгы һәм 15 кг кызыл чөгендер орлыгы алганнар, бераз соңрак 2000 данә кәбестә үсентесе кайтарылачак.

Разнарядка нигезендә орлыклар авыл җирлекләренә таратылган. Яшелчәләр үстерергә теләк белдергән халыкның күбесе Черемухово, Акбүре һәм Архангел авыл җирлекләрендә яши  – алар 40-60 кг орлык суганы алган, калганнарында бераз азрак.

Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән продукцияне авыл халкы Казанда һәм Яңа Чишмәдә үтәчәк көзге ярминкәләрдә сата алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев