Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында яшәүчеләрдән салымнарны вакытында түләүләрен сорыйбыз

2020 елда физик затларга исәпләнгән мөлкәт салымнарының гомуми суммасы 26 млн. 414 мең сум тәшкил итә, бу 2019 ел белән чагыштырганда 600 мең сумга күбрәк.

Шушы суммадан җир салымы - 7 млн.784 мең сум, милеккә салым - 4,7 млн. сум, транспорт салымы -13 млн. 930 мең сумны тәшкил итә.

12 октябрьгә җир салымы - 261 мең сум (3,4%), милеккә салым - 72 мең сум (1,5%) күләмендә түләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җыелган салымнар авыл җирлекләре бюджетына бара һәм алар бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә тиеш.

Район халкын салымнарны вакытында түләргә, ягъни күңелсез нәтиҗәләрдән һәм өстәмә проблемалардан сакланырга чакырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев