Яңа Чишмә районында өйрәнүләр узачак
ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 22-23 октябрьдә Яңа Чишмә районында команда-штаб өйрәнүләре узачак.
Өйрәнүләрдә «Аварияләр, һәлакәтләр һәм табигый бәла-казалар янаганда гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары, ГО хезмәтләре һәм территориаль оешмалар эшен оештыру» темасы өйрәнеләчәк.
Бу көннәрдә районда 11 хезмәт (ГТХМ, ЭЭМБ, РҮХ һ.б.) җәлеп ителәчәк. Өйрәнүләр вакытында урамнар, юллар һ. б. ябылачак.
Район халкыннан үткәреләчәк өйрәнүләргә аңлап карауларын, тынычлык һәм тәртип саклауларын сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев