Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районындагы сәләтле балалар – районыбыз байлыгы

Нинди дә булса талант очкыны һәр балада була, аны бары тик күрә белергә генә кирәк.

Күрергә генә түгел, хупларга һәм үстерергә. Балалар сәнгать мәктәбе, Спорт мәктәбе, Балалар иҗат үзәге нәкъ менә шуның өстендә эшли дә инде.

Ел саен әлеге өстәмә белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар республиканың мәдәният һәм спорт югары уку йортларын алга таба уку өчен сайлыйлар. Уңышлары елдан-ел арта бара: 2020 елда икесе әлеге юнәлештәге Мәскәүнең дәрәҗәле уку йортлары студентлары булды.

Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Никита Кузнецов олимпия резервы училищесына бюджет бүлегенә укырга керде. Бүгенге көндә спорт мәктәбе укучылары республика һәм бөтенроссия ярышларында актив катнашалар һәм аларда җиңәләр. Өчесе Россия Федерациясе командасы составына керә. Яшь боксчылар тренеры Леонид Шабалин аеруча зур рәхмәткә лаек, ул гап-гади егетләрне спорт осталары итә. Бокс, милли көрәш, көрәш, дзюдо, йөзү, баскетбол, футбол, хоккей, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы һәм башка секцияләр эшли, аларда балалар спортта башлангыч һәм база әзерлеге ала.

Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеген тәмамлаган «Йолдызлык» фестивалендә берничә тапкыр җиңүче Анастасия Семенова быел ГИТИСка эстрада факультетына укырга керде. Балалар сәнгать мәктәбе балаларның рухи һәм мәдәни тәрбиясенә зур өлеш кертә. Аларны сәнгать дөньясына җәлеп итү эшен 14 иҗади, инициативалы педагог башкара. Музыка уен коралларында уйнау, хор җырлау, вокал, хореография һәм рәсем сәнгате бүлеге – менә нәрсәләргә өйрәтәләр балаларны. Сәнгать бүлегенең хәзерге ике чыгарылыш укучысы да Казан югары уку йортларына әлеге профиль буенча укырга кергән.

Узган уку елында балалар сәнгать мәктәбендә 218 укучы белем алган, 1 сентябрьдә 1 сыйныфка 70 бала кергән, шуларның 28е – авыл җирлекләреннән. Анда тәрбияләнүчеләр 44 район, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашкан. Алар ел саен Казанда үтә торган «Йолдызлык» фестивале финалистлары. Шулай булгач, югары уку йортлары Яңа Чишмә яшьләре арасында яңа студентлар табачак әле.  

Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыкны 10 кеше алган, шуларның дүртесе – “5”ле белән. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән дүрт бала укый. Быел мөмкинлекләре чикле балаларны «Салават күпере» иҗади кунакханәсенә «Балачак салават күпере» күргәзмәсе кысаларында музыкаль һәм сынлы сәнгать юнәлешләре буенча узачак чарага чакыралар.

Балалар иҗат үзәгендә дүрт юнәлештәге 24 балалар берләшмәсе эшли, аларда 350 бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән 5 бала булган. Яңа уку елында мәктәп һәм балалар иҗат үзәге базасында «Робототехника», «Тимерчелек остаханәсе», «Яшь программист», «Иҗади студия», «Балчыктан әйберләр ясау эше», «Яшь турист», «Мәктәп театры» һ.б. түгәрәкләр эшләячәк. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен ике түгәрәк эшләячәк: «Арт-студия» (ком терапиясе) һәм «Говоруша» логопед түгәрәге.

«Сәләтле балалар» район программасы кысаларында ел саен 95% тан артык мәктәп укучысы интеллектуаль, иҗади һәм спорт бәйгеләрендә катнаша. 28 фән буенча мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабында 516 бала катнашкан, шуларның 112се – җиңүче һәм призер, ә 28е-региональ этап финалистлары, анда 5 призлы урын яуланган. 1-6 сыйныф укучылары «Эрудит» республика фән олимпиадасында катнашкан, 99 укучы җиңгән һәм призлы урыннар яулаган. Укучылар ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәк фәнни-гамәли конференцияләрендә һәм конкурсларында катнашып, зур уңышларга ирешәләр.

Районда балаларны һәрьяклап үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр тудырылган һәм ата-аналарга аларның киләчәге өчен бу мөмкинлектән файдаланырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев