Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районыннан эш башлаучы фермерлар Министр кулыннан грантлар алды

2020 елда районның тагын берничә фермеры грантлар отты.

Федераль һәм республика программалары буенча КФХ проектларын конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре ясаганнан соң районның тагын берничә фермеры грантка ия булды.

Агымдагы елда районның тагын 9 авыл эшкуары катгый конкурс сайлап алуын узды һәм үз авыл бизнесларын үстерү өчен грантларга ия булды.

Безнең эш башлаучы фермерлар 2 июльдә Лаеш районына чакырылды, анда 2-3 июльдә «Татарстанда Кыр көннәре – 2020» чарасы булып узды һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров аларга сертификатлар тапшырды.

«Эш башлаучы фермер» программасы буенча Яңа Чишмәдән Екатерина Вәлиуллина «80 баш МЭТ симертү» бизнес-проекты буенча 5 млн.сумлык грантка ия булды.

Рус. Чабаксарыннан Федор Николаев һәм Зирекледән Мөнирэ Шакировалар да 5әр млн. сумлык грантлар оттылар һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнәчәкләр (сыерлар саны 40тан да ким булмаска тиеш). Ә менә Наталья Юдинцева ат үрчетү буенча үз бизнес-проектын һәм 3 млн. сумлык грант акчасын ат фермасы төзүгә һәм атлар сатып алуга тотачак.

«Гаилә фермалары төзү» программасы буенча районның ике фермеры – Новопоселенная Лебедкадан Александр Козлов һәм Шахмайдан Илдар Гарифуллин 7шәр млн.сум күләмендә грант ярдәмен сөт терлекчелеге буенча бизнесны киңәйтүгә, ягъни биналар төзүгә, сыерлар сатып алуга юнәлдерәчәкләр.

Грант откан тагын өч фермер федераль бюджеттан өстәмә финанслау көтә. Бу – Петропавел Бистәсеннән Сергей Скоков, Өргәнчәдән Илфат Садыйков һәм Акбүредән Надыйр Морадыймов (барысының да кимендә 50 баш МЭТ симертүгә 3әр млн.сум).

Конкурс шартлары буенча, барлык фермерлар 18 ай дәвамында грант алганнан соң бина төзү, терлек сатып алу һәм планлаштырылган җитештерү куәтенә тулысынча чыгу, шулай ук яңа эш урыннары булдыру бурычын үз өстенә ала. Грант үзләштергәннән соң 5 ел дәвамында алар авыл хуҗалыгы эшчәнлеген башкарырга тиеш.

Фермерларга авыл хуҗалыгы бизнесын алга таба да үстерү буенча планлаштырылган барлык чараларның үтәлүен телик.

Безнең фермерлар Ф. Николаев, Н.Юдинцева, А. Козлов, М. Шакирова һәм И. Гарифуллин район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Л. Богомолов белән грантлар тапшырганнан соң. Э. Гинатуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев