Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Август көннәренең берсендә Яңа Чишмә районының Акбүре авылы музеена кунак килгән булган

Августның эссе көннәрендә телефоным шалтырады: «Исәнмесез! Пермьнан кайтып төштек! Авылдашыгыз Сәхәбетдинов Нургали абыегыз булам! Музей бар икән бит авылда, күрәсебез килә, экспонатыбыз да бар!» Очрашу турында сөйләштек. Күп тә үтми музеебызда Пермь кунаклары урын алды.

Сәхәбетдинов Нургали Касыймулла улы 1939 елда Тат.Волчья авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. 16 яшенә кадәр колхоз эшләрендә эшләгәч, бәхет эзләп Пермь якларына чыгып китә. Тырыш татар егете бернинди хезмәттән дә тартынмый, йөген дә ташый, заводта да тир түгә. Армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Эчке эшләр системасында ГАИ хезмәткәре булып эшли башлый. Шул эшендә лаеклы ялга киткәнче хезмәт итә.  «Пермьдәге трамвай - троллейбуслар нәчәлниге идем бит мин» - диеп мәзәк итте Нургали абзый. Бүгенгесе көндә ул Пермьдә гаиләсе белән яшәп гомер итә. Ике улы да менә дигән юристлар - үз контораларын ачканнар.  

Сәхәбетдиновлар музейга бик гыйбрәтле экспонат бүләк иттеләр. Бу экспонат - Нургали абыйның әтисе - Касыймулла Сәхәбетдин улының сугышта йөреп кайткан пәкесе. Пәке бик үзенчәлекле, аның кашыгы да, вилкасы да бар.

Касыймулла бабай 1903 елда туган. 1941 елның августында аңа сугышка барырга дигән повестка - чакыру кәгазе килә. Бераз гына өйрәнү үткәргәннән соң, аларның часте сугышка керә. 41нең җәе, көзендә исә сугышның нинди аянычлы булуын барыбыз да беләбез. Касыймулла бабайны да фашистлар әсирлеккә алалар. Лагерьларда, поляк - немец байларының утарларында изелеп эшләүләр, кыйнаулар, кимсетүләр башлана. Польшада фашист конвоиры аны каты кыйнап ташлый, сугып еккач, җилкәсенә мылтык приклады белән төя, тоткынлыктан азат ителгәч тә, аның җилкәсе савыга алмый, хәрәкәтләнә дә алмый. Германиядә җәлладлар атна саен безнең әсирләрне «мунча кертәләр» - бер барактагы әсирләрне салкын душевойга кертеп, өсләренә шланглардан салкын су сиптерәләр, «Мунча» кергәннән соң әсирләр сафка тезелеп сәгать буе башка әсирләрнең «юынганын» көтәләр, ә тышта көзге яңгыр, салкын җилләр исә. Шул «юынгыч»тан соң Касыймулла бабай төзәлмәслек үпкә авыруы эләктерә.

Әлеге пәке - дистәләгән тентүләрдән, тикшерүләрдән сакланып калган, шушы утлы елларның истәлеге булып тора. 1945 елда аларны коллык әсирлегеннән азат итәләр. Авыру, хәлсез булса да, ул колхоз эшләрендә катнаша. 1949 елда 46 яшендә ул вафат була.   Аның кабере авыл зиратының уртасында, ел саен уллары белән кайтып, Нургали абзый әти-әнисенең каберен карап зыярәт итә.

Вәсил Вәлиуллин.

 Акбүре авылы «Буыннар Мирасы музее» мөдире. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев