Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының алдынгы комбайнчыларына премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырылды

Комбайннарның беренче төркемендә «Закрома» ҖЧҖдән Владимир Гарев җиңүче булган, ул үзенең ярдәмчесе – улы Максим белән Акрос-580 комбайнында 9 көн эшләү дәверендә 528 тонна икмәк суктырган.

Комбайннарның икенче төркемендә «Закрома» ҖЧҖдән Алексей КОЗЛОВ атна лидеры дип танылды. Ул ярдәмчесе-кызы Татьяна белән Нью-Холланд комбайнында 7 көн эшләү дәверендә 287 тонна ашлык суктырган.

Шул ук хуҗалыктан Александр КОЧЕТОВ комбайннарның өченче төркемендә атна җиңүчесе булды. Алар ярдәмчесе Павел Семенов белән Мега-360 комбайнында 8 көндә 430 тонна ашлык суктырганнар.

Ә комбайннарның дүртенче төркемендә атна лидеры дип «Зубов А.В.» КФХдан Алексей ЗАХАРОВ танылды. Ул СК-5 «Нива» комбайнында урып-җыю башланганнан бирле (дөресрәге 5 көн эчендә) 182 тонна ашлык суктырган.

Машина йөртүчеләр арасында иң яхшы күрсәткечләр «Закрома» ҖЧҖдән Александр ПАРФЕНОВта, ул МАЗ а/м-да урып-җыю башланганнан бирле ындыр табагына комбайннардан 993 тонна ашлык ташыган.

Атна йомгаклары буенча югары күрсәткечләр өчен комбайнчыларга кызыл әләмнәр һәм 4 мең сум күләмендә акчалата премияләр, аларның ярдәмчеләренә – 1әр мең сум, ә алдынгы шоферга 2 мең сум акча тапшырылды.

Атна алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар тапшырды.

 

«Закрома» ҖЧҖ механизаторлары премияләр тапшырганнан соң басуга чыгар алдыннан. Автор фотосы

В. Козлов А. Захаровка премия тапшыра. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев