Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының алдынгы механизаторларына премияләр биреләчәк

Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторларны матди кызыксындыру максатларында район башкарма комитеты тарафыннан матди кызыксындыру чаралары расланды.

Нәтиҗәләр атна саен ясалачак. Биредә башкарылган эшнең сыйфаты, хезмәт дисциплинасын бозмау һәм бәхетсезлек очраклары булмау исәпкә алыначак һәм механизаторларга 2000 һәм 1000 сум күләмендә премия белән бергә кызыл әләмнәр тапшырылачак.
Чәчүдә өч төркем: чәчү комплекслары, «Агратор» һәм СЗП-3,6 – 2000 шәр сум.
Тукландыруда ике төркем: «Туман», «Роса» һәм башкалар – 1000әр сум.
Тырмалауда ике төркем: 12 метр һәм аннан да киңрәк колачлы агрегатта – 1000әр сум.
Культивацияләүдә ике төркем: 8 метр һәм аннан да киңрәк колачлы агрегатта - 1000әр сум.
Нәтиҗәләр 5 атна дәвамында 7 апрельдән 12 майга кадәр ясалачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев