Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының авыл җирлекләре башлыклары сайланды

21-23 сентябрьдә авыл җирлекләре Советларының оештыру утырышлары узды

21-23 сентябрьдә районның 15 авыл җирлегендә район башлыгы Вячеслав Козлов, аның урынбасары Надежда Попкова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашында Советларның оештыру утырышлары узды.

Оештыру утырышларында авыл җирлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары һәм Яңа Чишмә муниципаль район Советына авыл җирлекләреннән вәкилләр сайланды.

Архангел авыл җирлеге Советының оештыру утырышында Вячеслав Козлов катнашты. Ул сайланган депутатларны котлады һәм сайлауларда активлык күрсәтүләре өчен сайлаучыларга рәхмәт белдерде.

Архангел авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына ул Нина Сердюк кандидатурасын тәкъдим итте. Бу вазыйфада ул 10 ел эшли инде һәм шушы еллар эчендә җирлектә төзекләндерү буенча байтак эш башкарылган, авылда да, районда да ихтирам казана.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә җирлек башлыгы итеп бертавыштан Нина Сердюк, ә район Советына вәкил итеп «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Белоглазовалар сайланды.

Вячеслав Козлов аларны котлап, барлык депутатларга мөрәҗәгать итеп, үз сайлау округларында намус белән эшләргә, халык белән ешрак очрашырга, аларның тәкъдимнәрен, үтенечләрен һәм мөрәҗәгатьләрен тыңларга, барлык мәсьәләләрне халык белән бергә хәл итәргә тырышырга кирәклеген билгеләп үтте.

Яңа Чишмә районында авыл җирлекләре башлыклары составы бераз яңартылды. Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы итеп ГИБАДУЛЛИН Илдар Фәргать улы сайланды,  ул 1972 елда туган, урта махсус белемле, шәхси эшмәкәр булып эшләгән, Ленино АҖ башлыгы итеп ДУБРОВИНА Мария Геннадьевна сайланды, 1988 елда туган, югары белемле, Ленино АҖ башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде.

Әдәмсә АҖ башлыгы булып эшләгән Л.С. Котова лаеклы ялга китү сәбәпле үз теләге белән эштән азат ителгән.

Яңа Чишмә муниципаль район Советында авыл җирлекләре башлыклары һәм вәкилләр исемлеге

Авыл җирлеге исеме

Авыл җирлеге башлыгы

Район Советында вәкил

Акъяр

Гайнуллин Данияр Сәгыйть улы

Дунаев Владимир Анатольевич

Акбүре

Җәләлетдинов Җәүдәт Мәхмүт улы

Хәлиуллина Венера Мәүлет кызы

Архангел

Сердюк Нина Анатольевна

Белоглазова Татьяна Михайловна

Буревестник

Улитин Иван Николаевич

Калмыков Виктор Николаевич

Екатерина

Хорьков Александр Александрович

Әхмәтшин Динар Фаил улы

Зирекле

Гайфетдинов Җәлил Габдрәшит улы

Вафин Рафис Салихҗан улы

Красный Октябрь

Захаров Владимир Владимирович

Хамадиев Рафис Якуп улы

Ленино

Дубровина Мария Геннадьевна

Трондин Алексей Николаевич

Яңа Чишмә

Козлов Вячеслав Михайлович

Козлов Николай Владимирович

Петропавел

Никитин Дмитрий Сергеевич

Скоков Николай Александрович

Тубылгытау

Исмәгыйлов Фәнил Фәрит улы

Гарифуллин Илдар Альберт улы

Әдәмсә

Гибадуллин Илдар Фәргать улы

Борисов Геннадий Михайлович

Чабаксар

Моляков Сергей Владимирович

Парамонов Николай Александрович

Черемухово

Сальцина Елена Александровна

Попкова Надежда Ивановна

Шахмай

Гаризов Ильяс Гомәр улы

Сөләйманов Гомәр Мөхәммәт улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев