Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының балалар бакчалары күзәтү астында

Яңа Чишмә районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре гадәти режимда эшли.

Әмма барлык балалар бакчаларында да салкын тиюдән булган авыруларны профилактикалау чараларын үтәү буенча контроль көчәйтелгән.
23 мартта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев Яңа Чишмә балалар бакчаларында грипп, ОРВИ һәм коронавирус профилактикасы буенча чаралар үтәлешен тикшерделәр. Балалар бакчаларында барлык биналар көнгә берничә тапкыр йогышсызландыру эремәсе белән эшкәртелә. Үткәрү контроле көчәйтелгән, балаларның ата-аналарында медицина битлекләре булу мәҗбүри, барлык балалар бакчалары хезмәткәрләре дә шәхси гигиенаны төгәл үтиләр, тән температурасы үлчәнә.
Шулай ук туклануны оештыру һәм продуктларның булуы тикшерелгән - бу мәсьәләләр буенча да кисәтүләр юк.
Бу көннәрдә районның барлык торак пунктларындагы балалар бакчалары да мондый тикшерү белән колачланган.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев