Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының кайбер хуҗалыкларында бөртеклеләр уңышы гектарыннан 50 центнердан артык тәшкил итә

30 июльгә район буенча 4300 гектар бөртекле культуралар чабылган, 2600 гектар суктырылган (барлык урып – җыю мәйданының 7%), район буенча уртача уңыш- гектарына 30,3 ц, урып-җыюда 63 комбайн эшли.

Әмма районда ашлык уңышы бик югары булган хуҗалыклар бар. «Козлова М.И.» КФХда  арыш гектарына 60 центнердан  артык чыга, ә «Зубов А.В.» КФХда «Вакула» арпасының яңа сорты гектарына 50 центнердан артык уңыш бирә. «Закрома» ҖЧҖ игенчеләре 29 июльдә 1050 гектар мәйданда  арыш урып- җыюны төгәлләделәр. Биредә 12 комбайн сыйфатлы һәм уңышлы эшли.

Бүген, 30 июльдә, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән штаб утырышында урып-җыю, терлек азыгы әзерләү һәм терлекчелек турында фикер алыштылар.

Әче туфракларны известьлау (безнең районда  туфракларның 53% ы әче), авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә агач һәм куакларны төпләү буенча документлар әзерләү (чыгымнарның 70% ын дәүләт түли) кирәклеге турында әйтелде. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә, «Вәлиев Ф.Р.» һәм «Скоков Н.А.» КФХда туңга җир сөрү башланды.

Вячеслав Козлов штаб әгъзаларына терлекләрне ашату, эчертү һәм карап тоту, шулай ук хуҗалыкларда ашханәләр эшен контрольдә тотарга, механизаторларны тәмле  кайнар кичке һәм төшке аш белән сыйларга, ә мәдәният бүлегенә игенчеләр алдында агитбригадаларның даими чыгышын контрольдә тотарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев