Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Демидовлар гаиләсе ТР Президенты кабул итүендә булды

25 августта Казан Кремлендә ТР Президентының республиканың иң яхшы гаиләләре белән ел саен үтә торган очрашуы узды.

Республиканың барлык районнарыннан килгән 48 гаилә арасында Ленино авылыннан Михаил Дмитриевич һәм Татьяна Михайловна Демидовлар гаиләсен дә хөрмәтләгәннәр.

Демидовлар-күп балалы гаилә, анда ышаныч һәм мәхәббәт атмосферасы хөкем сөрә. Гаилә әгъзаларының барысы да хезмәт сөючән һәм мавыгучан кешеләр булуы турында күп фактлар сөйли.

Гаилә башлыгы Михаил Дмитриевич әле мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, ә армиядән кайткач Ленино мәктәбендә военрук булып эшли башлаган, КДПИ тәмамлаган. Берничә тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыкларының  Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1998 елда әлеге мәктәп директоры итеп билгеләнә. «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исеменә ия. Хәзер укытучы булып эшли.

Татьяна Михайловна да үзенең хезмәт юлын мәктәпкә, балалар тәрбияләүгә һәм укытуга багышлаган. Гаиләдә ул уңган хуҗабикә, кул эшләре остасы. Өч  бала   тәрбияләп үстергәннәр, гәрчә аларның һөнәрләре педагогикадан ерак булса да, алар үз өлкәләрендә әйдәп баручы белгечләр.

Александрга 34 яшь, Чистайда яши, инженер булып эшли. Кечкенәдән спортка гашыйк, ул мәктәптә дә, вузда да ярышлар призеры була. Бүген хатыны Светлана белән сигез яшьлек ул тәрбиялиләр. Бөтен гаилә белән сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.

Анюта-күп кенә вокал бәйгеләре призеры. Аның өчен иң мөһим уңыш - 2016 елда «Камаз» вокал төркеме составында ”Безнең заман” республика конкурсы гранты алу. Яр Чаллыда «Ремдизель» компаниясенең әйдәп баручы белгече булып эшли. Узган ел Анна Михайловна "Коры җир гаскәрләрендә хезмәттәге уңышлары өчен" медале белән бүләкләнгән. Әлегә кияүдә түгел.

Юлия балачактан ук кул эшләре белән мавыккан, мәктәп елларында  аның эшләре төрле район чараларында куелган,  республика конкурсында катнашкан һәм призер булган. Хәзер ул да югары белем алып, «Ремдизель»дә эшли,  кияүдә.

Шулай итеп, Демидовлар гаиләсе тагын өч кешегә арткан. Аларның  оныклары берәү – Станислав кына булса да,  гаиләләренең артуына өметләрен өзмиләр.

 

«Безнең балалар, безнең кебек үк, Президентыбыз  кабул итүенә чакыруга бик тә гаҗәпләнделәр. Башта без бик дулкынландык, әмма Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны тарафыннан булдырылган мондый дустанә һәм өйдәгечә җылы атмосфера тынычландырды һәм ышаныч бирде. Һәр гаиләне шәхсән хөрмәтләүләре, һәркайсына игътибар бирүләре бик күңелле булды», - дип сөйләде «Яңа Чишмә хәбәрләре”нә Михаил Демидов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев