Яңа Чишмә районының мохтаҗ гаиләләре икенче тапкыр ярдәм ала
21 майда Яңа Чишмәгә мохтаҗ гаиләләр өчен 190 данә күләмендә азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе килде.
Җыелмада ярмалар, макароннар, консервлар, чәй һәм тәм-томнар бар.
Гаиләләр исемлегендә:
- яшәү минимумыннан (ПМ) түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;
- җан башына уртача керемнәре ПМнан түбәнрәк булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк балалар;
- социаль - куркыныч хәлдә булган гаиләләр;
- опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр;
- ата-аналары «үзмәшгуль» булган яки кризистан аеруча зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәрләр балалары.
«Олимп» УСЗга азык-төлек җыелмасы тутырылган тартмаларны бушатканнан соң, аларны Яңа Чишмә авыл җирлегендә адресатлар буенча илтү башланды, 50 җыелма таратылды.
- Без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка бу ярдәм өчен бик рәхмәтле, - диләр азык-төлек җыелмаларын алучы Нина Шумкова, Тәгъзимә Әмирова һәм башкалар. – Барлык гаиләләргә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телибез.
Районның калган авыл җирлекләрендә дә азык-төлек җыелмаларын бүген, 21 майда өләшәләр.
Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшәдә!» акциясе кысаларында әлегедәй ярдәм якындагы ике айда дүрт тапкыр күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев