Яңа Чишмә районының «Өченче яшь» университетында яңа уку елы башланды
8 октябрьдә Яңа Чишмә районы Ленино авылы китапханәсендә өченче яшь университетында яңа уку елы ачу тантанасы булды.
Чарада шулай ук РПФның клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева һәм Россия Пенсионерлар берлегенең (РПБ) җирле бүлекчәсе рәисе Анастасия Козлова катнашты.
Лилия Хираҗева Университетның эше һәм укыту программалары белән таныштырды, Анастасия Козлова РПБнең җирле бүлекчә эшчәнлеге турында сөйләде.
Китапханәче Эльвина Жирнова «Туган як тарихы» дигән авторлык программасын әзерләгән, шуның буенча пенсионерлар Яңа Чишмә районы, Татарстан Республикасы тарихы белән якыннан танышачаклар, Зирекле авылы музеена барачаклар һ.б.
Программа теоретик һәм практик сәгатьләрдән тора, анда тыңлаучыларга китаплар, фотоальбомнар, фильмнар карау, шулай ук Татарстан халыклары тарихы һәм гореф-гадәтләре турында әңгәмә тәкъдим ителәчәк.
Соңыннан Лилия Хираҗева «Өченче яшь» Университетында укучыларның кәефенә һәм активлыгына уңай тәэсир итәчәгенә ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев