Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының Петропавел Бистәсендә яшәүче Пашутина Анастасия Федоровнага 90 яшь тулды

19 октябрьдә Петропавел Бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Пашутина Анастасия Федоровнага 90 яшь тулды.

Әлеге хезмәт сөючән өлкән яшьтәге ханым турында без газетабыз битләрендә (“ЯЧХ”, 2020 ел, 13 май) язган идек инде. Ул элеккегечә, шат күңелле һәм үз хуҗалыгындагы эшләрне - өйдә дә, бакчада да - үзе башкара, кош-кортлар да асрый.

Юбилей көнендә Петропавел АМЙ белгечләре, “Сударушка” вокал төркеме, китапханәче һәм авыл җирлеге башлыгы Анастасия Федоровнаның өенә килеп, юбилее белән котлаганнар. Аңа бүләк, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырып, нык сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге һәм әле озак еллар шулай актив булып калуын теләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X