Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының почта хезмәткәрләренә «Яңа Чишмә хәбәрләре» редакциясеннән бүләкләр тапшырылды

Районның почта хезмәткәрләре белән үткәрелгән киңәшмәдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Азат Мусин 2 нче яртыеллыкка район газетасына язылу нәтиҗәләре буенча иң яхшы өч хезмәткәргә бүләкләр тапшырды.

Чистай районара почтамты начальнигы Вячеслав Воробьев Яңа Чишмәдә почта бүлекчәләре начальниклары белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Азат Мусин чыгыш ясады, ул язылу кампаниясе вакытында почта бүлекчәләренең яхшы эшләвен билгеләп үтте. «Район җитәкчелеге ярдәме белән һәм сезнең эшегез нәтиҗәсендә без язылу буенча җиткерелгән йөкләмәне үти алдык», - дип ассызыклады ул.

Азат Мусин иң яхшы почта хезмәткәрләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Агымдагы яртыеллыкка язылу йомгаклары буенча Акъяр бүлекчәсе начальнигы Гөлнур Сабирова, Петропавел бүлекчәсе начальнигы Людмила Веревина һәм Шахмай бүлекчәсенең Чаллы Башы хат ташучысы Флюра Усманова (рәсемдә алар почта элемтәсенең Яңа Чишмә участогы начальнигы Нәкыйп Галиев белән) иң яхшылар дип танылды.

Газетаның баш мөхәррире 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлануы турында сөйләде һәм почта хезмәткәрләрен яхшы нәтиҗәләргә ирешергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев