Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының социаль яклау идарәсе юлда йөрү өчен кемнәргә түләүләр тиешлеге турында хәбәр итә

Пенсия яшендәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева хәбәр итә.

Юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү түбәндәгеләргә бирелә:

- пенсияләре федераль законнар нигезендә билгеләнгән гражданнарга;

55 һәм 60 яшькә җиткән гражданнарга (хатын-кызлар һәм ир-атлар);

- 55 һәм 60 яшькә җитмәгән гражданнарга (хатын-кызлар һәм ир-атлар), алар 2018 елның 31 декабрь торышы буенча Федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килгәндә.

Юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү бирү шартлары:

-  гражданнарның уртача айлык кереме мөрәҗәгать иткән көндә 20000 сумнан артмаса; 

- гражданнарның мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсеннән түбәнрәк булганда, ул ТР Законына кушымтада билгеләнгән (8.12.2004 ел, № 63);

- Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмау;

2021 елда күрсәтелгән түләү күләме түбәндәгечә тәшкил итә:

- мөрәҗәгать итү датасына уртача айлык керем 20000 сумнан артмаган пенсионерлар өчен - 526 сум.

Юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләү турында гаризаны түбәндәге адреслар буенча бирергә мөмкин:         

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша (uslugi.tatarstan.ru.) Әлеге хезмәтне социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итүдән башка  алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (алга таба-ЕСИА) esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча стандарт хисап язмасын теркәү  шарт булып тора.

- Яңа Чишмә муниципаль районындагы республика матди ярдәм үзәгенең 32  нче  номерлы бүлегенә: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93 нче йорт (алдан язылу өчен телефон 8(84348)22-0-30).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев