Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының татар авылларында Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова булып китте

Иң беренче Зирекле авылында, аның халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда очрашу узды.

Галимәнең максаты: үз күзләре белән күреп, тарих, авыл тарихын язу белән кызыксынган, шөгыльләнгән кешеләр белән очрашып, булачак хезмәтләренә фактик материал туплау, фикер алышу, булган тәҗрибә белән уртаклашу, җыелган рухи һәм матди байлыкларны берәмтекләп өйрәнү, аларны саклау, халыкка чыгару һәм пропагандалау.
Фәүзия ханымның Зирекледәге музейга беренче тапкыр гына килүе түгел. Берничә еллар элек музейда булып, татар халкының чигешләрен, суккан сөлге-паласларын, хәтта аяк чолгауларына хәтле чигелгән үрнәкләрен күреп, хәйран калган иде. Ул чакта да музей хезмәткәрләренең фәнни-эзләнү эшләренә, авыл, район тарихын язуларына зур бәя биреп китте.
Бу юлы да бөтен җаны-тәне белән шушы байлыкны татар дөньясына чыгару, күрсәтү, музейны киңәйтү турында үз фикерләрен, хыялларын безгә җиткерде. Кабатланмас чигеш үрнәкләре белән бизәлгән экспонатларны фотога да төшердек, фикер алыштык, бергә сокландык һәм бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәклегенә кабат тирән инандык.
Күргәннәрдән, танышулардан тирән канәгатьләнү хисләре белән Фәүзия Бәйрәмова Тубылгытау, Чертуш авылларына юл алды.
Язучының килүенә музейда булган 15 китабын да автор хозурына куйдык. Икенче өстәлдә Мидхәт Газыймовның һәм музей коллективы көче кергән 46 китаптан күргәзмә дә оештырдык.
Фәүзия ханым да музейга үзенең 70 еллыгына багышлап чыгарылган «Милләт язмышы» дип исемләнгән 50 нче китабын бүләк итте. Анда урын алган язмаларның географиясе дә бик киң – Идел–Уралда һәм Себердә яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм үткән тарихы да, гомуммилләт проблемалары да чагылыш тапкан.
Без дә галимәгә әле яңа гына табадан төшкән бәетләрнең 9нчы җыентыгын бүләк иттек. Җыентыкка «Чертуштагы вәхшәт» бәете дә кертелгән. Аның белән танышкач, язучының ул авылда булып, туганнар каберлеген күрү теләге кабат яңарды.
Минемчә, тарих менә шулай иренмичә, урынына барып, шул вакыйгаларның тере шаһитлары булган кешеләр белән очрашып, кечкенә генә фактны да күз уңыннан читтә калдырмыйча ачыклап языла, дөрес тарих барлыкка килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев