Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының төп чыршысын ачу тантанасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

27 декабрьдә Яңа Чишмәдә мәдәният һәм ял паркында районның төп чыршысын ачу тантанасы булды.

Быел Яңа ел алды программасы паркка керү юлында башланды – биредә яңачишмәлеләрне һәм кунакларны күп санлы Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алды. Үзәк сәхнә янындагы мәйдан төрле кар, боз һәм башка материаллардан матур фигуралар һәм, әлбәттә, төрле төстәге утлар, чыршы белән бизәлгән иде.
Чыршыны ачу тантанасы Кыш бабай һәм Кар кызларының чыгышы, дәртле җырлар башкару белән башланып китте.
Район башлыгы Вячеслав Козлов паркта җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
- Без Яңа елны җитештерүнең барлык өлкәләрендә дә яхшы күрсәткечләр белән каршы алабыз, - дип билгеләп үтте ул. – Хезмәтегез, туган районыгызга мәхәббәт һәм тугрылык өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Барлык район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык яңа ел теләкләренең чынга ашуын телим.
Район башлыгы көчле алкышлар астында яшь боксчы Никита Кузнецовка 20 мең сумга акчалата сертификат тапшырды. Ул тренер Леонид Шабалин җитәкчелегендә зур уңышларга иреште, Бөтенроссия ярышлары призеры булды һәм илнең җыелма командасы составына кертелде. Аңа  “Спорт мастерына кандидат” исеме бирелде.
Аннан соң иң яхшы Яңа ел бизәлеше смотр-конкурсына йомгак ясалды. Призерларга акчалата сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов тапшырды. Район үзәге оешмалары арасында 1 нче урын «Яңа Чишмә ТКХ» МУП, 2 нче урын Мәшгульлек үзәгенә бирелде, 3 нче урынны ТР казначылыгы һәм ветстанция бүлеште. Кулланучылар базары предприятиеләре арасында 1 урын бирелмәде, 2 урында - ШЭ Панфилова Н.П. һәм  Хисаметдинова Р.Р., 3 урында - ШЭ Таһирова Г.С. һәм Харрасова Л.Х.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында 1 нче урында Черемухово мәктәбе, 2 нче урында – Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы, 3 нче урында - Петропавел мәктәбе һәм Зирекле «Йолдыз»балалар бакчасы. Авыл җирлекләре арасында 1 нче урында Акъяр һәм Шахмай авыл җирлекләре, 2 нче урында – Красный Октябрь АҖ, 3нче урында - Чабаксар АҖ, ә тамашачылар симпатиясе призына Архангел авыл җирлеге лаек булды.
Район йорт хуҗалыклары арасында да җиңүчеләр бүләкләнде, анда яшәүчеләр үз йортлары каршындагы территорияләрне матур итеп бизәгәннәр. 1 урын Шахмайдан Галия Ризвановага бирелде, 2 урында-Чертуштан Гөлшат Җиһангирова һәм Илсур Газизов, 3 урында да чертушлылар - Лариса Гаризова һәм Рузалия Шәрифуллина.
Озак дәвам иткән Яңа ел салютыннан соң паркта әйлән-бәйлән һәм күңел  ачулар дәвам итте.
Бәйрәмнән видеоны безнең ютуб-каналда карагыз.


Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев