Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының яңа эш башлаучы фермерлары грантлар алачак

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа эш башлаучы фермерларга грантлар бирү буенча конкурска йомгак ясадылар. Җиңүчеләр арасында яңачишмәлеләр дә бар.

Конкурска барлыгы 130 дан артык яшь фермер гариза биргән, шуларның 63е грантлар откан. Аларның гомуми суммасы - 230 млн. сум.

Яңа Чишмә районыннан яңа эш башлаган дүрт фермер грантка ия булды.

Наталья Юдинцева ат үрчетүчелекне үстерүгә 3 млн. сум күләмендә грант отты. Акбүре авыл җирлеге территориясендә 80 башка ат фермасы төзеләчәк,шулай ук МТЗ-82 тракторы сатып алыначак.

Зирекле авылыннан Мөнирә Шакирова 40 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзергә, шулай ук техника һәм сыерлар сатып алырга планлаштыра. Грант суммасы - 5 млн. сум.

Благодаровкадан Федор Николаев (Чабаксар авыл җирлеге) шулай ук сөт терлекчелеге белән шөгыльләнәчәк. 5 млн. сумлык грантка ферма төзү һәм сыерлар сатып алу планлаштырылган.

Петропавел Бистәсеннән Сергей Скоков үзенең бизнесын 80 башка исәпләнгән МЭТ симертүдән башларга планлаштыра. Грант суммасы - 5 млн. сум.

Исегезгә төшерәбез, яңа эш башлаган фермерлар үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен грант суммасыннан кимендә 10% үз акчаларын кертергә һәм күрсәтелгән вакытта проектта планлаштырылган күрсәткечләргә чыгарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев