Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә РҮХнең автопаркы яңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән тулыланды

Татарстанның 42 районыннан баш табиблар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы ачкычлары алдылар.

Аларны тапшырганда республика башлыгы коронавирус инфекциясенә каршы катлаулы шартларда эшләүче барлык медикларга рәхмәтен һәм яңа машиналарның татарстанлылар файдасына эшләячәгенә, ярдәм күрсәтү өчен авыруларны медицина учреждениеләренә үз вакытында алып килүләренә ышаныч белдерде.

ТР Министрлар Кабинеты республиканың 42 районы өчен «Форд Транзит» маркалы «Ашыгыч ярдәм» автомобильләре сатып алуга 218,7 млн.сум акча бүлеп биргән.

Алар барысы да заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапия үткәрү өчен билгеләнгән.

Хәзерге вакытта Яңа Чишмә РҮХнең «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә 4 автомобиль булды, аларның икесен (яңасын да кертеп) агымдагы елда алдылар.

Безнең район халкына хезмәт күрсәтү тагын да мобильрәк һәм сыйфатлырак булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев