Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә РПФ бүлеге ничек эшләгән

    Яңа Чишмә РПФ бүлегенең эш нәтиҗәләре турында аның начальнигы Ольга ПОПКОВА сөйләде.

    -2015 елда пенсия түләүләре турында сөйләгез әле?
    -Районда барлыгы пенсияләр һәм төрле пособиеләр алучы 4101 кеше яши. 2015 елда пенсия белән тәэмин ителеш, социаль һәм башка төр түләүләр 523,5 млн.сум тәшкил итте. Пенсиянең уртача күләме 7%ка артты (989,66 сумга) һәм 10424,46 сум тәшкил итте (2014 елда - 9434,8). Җиңүнең 70 еллыгы елында 421 ветеран, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре 1 млн. 600 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүләр алды.
    Пенсионерның яшәү минимумы күләменең артуы сәбәпле, Татарстанда 2016 елда 7526 сумга чаклы (2015 елда - 6310 сум) 2016 елның 1 гыйнварыннан 396 эшләмәүче пенсионерга федераль социаль өстәмә түләүләр яңадан исәпләнде (2015 елда аны 237 кеше алды) - уртача 1300 сум. Бер тапкыр түләнә торган акчалата түләүләрне алучылар исә районда 1496 кеше (1863 сум).
    -Эш бирүчеләрдән иминият взносларын кертү буенча эшләр ничегрәк соң?
    -Районның пенсия фонды бүлегендә 828 иминиятләштерүче исәптә тора: 551 эш бирүче һәм 277 ИЭ. Иминиятләштерүчеләр саны 2014 ел белән чагыштырганда 95 кә кимеде, бу исә нигездә районнан "бер көнлек" фирмаларның китүе буенча уңай тенденцияләр хисабына. Аларның Яңа Чишмә районы территориясендә күпләп теркәлүен киметү буенча эш дәвам итә.
    2015 елда РПФ бүлеге иминиятләштерүчеләрнең түләү дисциплинасын күтәрү, мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә иминият взнослары буенча бурычларны каплау буенча кайбер чаралар үткәрде. 2015 елда Пенсия фонды бюджетына 207 млн.сум (арту 105,5%ка), мәҗбүри медицина иминиятенә - 46,9 млн.сум (арту 113,8%ка) иминият взнослары керде. Юридик затларның иминият взнослары буенча бурычлар 2,5 млн.сумга кимеде. Кызганычка каршы, иминиятләштерүчеләр - эш бирүчеләр буенча 17,293 млн.сумлык (исәпләнгән иминият взносларыннан 28%) бурыч калды, ИЭ буенча - 1753,4 (26,1%). Иң күп бурыч "Татарстан Агрофирмасы" ҖЧҖ-дә, ул хәзер банкротлык процедурасында тора - 15,466 млн.яисә недоимкаларның тулаем күләмендә 86,9%.
    -Гражданнарның пенсия хокукларын тәэмин итү буенча нинди эшләр башкарылды - дәвам ителде?
    -Квартал саен РПФ бүлеге 221 иминиятләштерүчедән отчетлар кабул итә, иминиятләштерелгән шәхесләрнең индивидуаль лицевой счетларында 4944 шәхси мәгълүмат исәпкә алына (бу 2014 елдагыдан 55 кә күбрәк). Барлык иминиятләштерүчеләр дә исәп-хисапны электрон формада һәм санлы имза белән тапшыралар, шунлыктан эшләүче гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләренең 82,12%-ы эш бирүчеләр белән электрон хезмәттәшлек юлы белән билгеләнә. 2015 елда пенсия билгеләү буенча хәзерлек эшләре үткәрү өчен пенсиягә китүче хезмәткәрләргә пенсия эшләренең 124 электрон макеты (гомуми 151) тапшырылды. Шулай ук пенсияләрне өстәмә финанслау программасы да эшли: 668 гражданнан 1,316 млн.сумлык (2014 елда - 1,49 млн.сум) иминият взнослары керде.
    -Ничә кеше ана капиталы алды?
    -2015 елда РПФ бүлеге ана (гаилә) капиталына 61 дәүләт сертификаты тапшырды, балалы гаиләләргә ярдәм итүче федераль закон гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 776 кеше аңа ия булды. 655 гаилә (84%) ана капиталы акчасын нигә булса да тотты, шуның 2015 елда 49-ы 17,9 млн. сумын сарыф итте, тотылган (җибәрелгән) акчаларның гомуми күләме 204,5 млн.сум тәшкил итә. 162 гаилә 20 мең сум күләмендә (яки калган өлешен) бер тапкыр бирелә торган түләү белән алды, гомуми күләме - 3,1 млн.сум булды.
    -Район халкына Пенсия фондыннан электрон вариантта дәүләт хезмәтләре күрсәтеләме - файдаланалармы?
    -Моның өчен без оешма коллективлары белән һәрдаим очрашулар оештырып, аңлату эшләре алып барабыз. Без өйдән чыкмый гына тиешле белешмәләргә заказ бирү, кабул итүгә язылу, үзеңнең индивидуаль-лицевой счетыңны карау, персональ пенсия калькуляторы аша булачак пенсияңне исәпләү, тупланган пенсия акчалары турында мәгълүмат алу, пенсия билгеләтү һәм китерү турында гариза бирү мөмкинлеге биргән электрон сервис мөмкинлекләре турында сөйлибез. 2015 ел дәвамында РФ Пенсия фонды сайтында (www. pfrf.ru) "Иминиятләштерелгән кешенең шәхси кабинеты" аша безнең бүлеккә район халкыннан 82 мөрәҗәгать керде, шулардан 56 гариза пенсия билгеләү һәм 26 гариза пенсия акчасын китерү турында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: