Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә - Севастополь

Якташларыбыз хәрби хезмәт үтә торган "Сәмум" корабле әле сәфәрдән кайтмаган, шуңа күрә Яңа Чишмә делегациясенең Севастопольгә баруы 19 августка чаклы кичектерелгән. Аңлашыла да, ата-аналар һәм аларның уллары бу очрашуны көтәләр, дулкынланалар, бу бигрәк тә быел яз хезмәт итәргә киткән алты егеткә кагыла. "Сәмум" әйләнеп кайтканчы алар "Штиль" һәм "Бора" корабльләрендә...

Якташларыбыз хәрби хезмәт үтә торган "Сәмум" корабле әле сәфәрдән кайтмаган, шуңа күрә Яңа Чишмә делегациясенең Севастопольгә баруы 19 августка чаклы кичектерелгән.
Аңлашыла да, ата-аналар һәм аларның уллары бу очрашуны көтәләр, дулкынланалар, бу бигрәк тә быел яз хезмәт итәргә киткән алты егеткә кагыла. "Сәмум" әйләнеп кайтканчы алар "Штиль" һәм "Бора" корабльләрендә хезмәт итәләр.
7 августта шушы корабльләрдә хезмәт узучы егетләр беренче мәртәбә бер-берсе белән Интернет-кафеда очраша һәм скайп аша үзләренең туганнары белән аралаша алдылар.
Телефоннан үзләренең хезмәтләре турында ничек кенә яхшы дип сөйләсәләр дә, әти-әниләрнең улларын һәрчак күрәселәре килә һәм күргәннән соң гына: "Менә хәзер сезнең барысы да яхшы булуын күрәбез", дип тынычланачаклар.
"Штиль" һәм "Бора" командирлары якташларыбызның хезмәтеннән канәгать һәм егетләрне ата-аналары белән очрашуга җибәрергә вәгъдә иттеләр. Ә малайлар исә өйдәге ризыкларны сагынуларын белдереп, "Күчтәнәч итеп ниләр алып килергә?" - дигән сорауга, "Барысын да һәм күбрәк!" - дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев