Яңа Чишмә спорт мәктәбендә ГТО нормативларын сынау яңадан башлана
Тестларны кабул итү Роспотребнадзорның коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча барлык киңәшләрен үтәп узачак.
ГТО тест үткәрү үзәге нормативларны сынау эшен яңадан башлап җибәрә. Тестларны кабул итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау чараларына үзгәрешләр кертү турында" гы карарының барлык рекомендацияләре буенча узачак, 8(84348)2-31-29 телефоны буенча консультация алырга һәм сынауга язылырга мөмкин (либо в директ!!! #гтоновошешминск #гтотатарстан #спортнормажизни #@gto_kazan #подтяниськдвижению).
Игътибар! Тест узу өчен үзең белән паспорт һәм медицина белешмәсе булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев