Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә укучыларын «Чикләрсез балачак» район фестивалендә бүләкләделәр

    -Әле мәктәптә укучы һәм мәктәпне тәмамлаган җиде бала район башлыгы грантына ия булдылар.

    15 сентябрьдә, «Татарстан варислары берлеге» балалар оешмасының туган көнендә, район мәдәният йортында «Чикләрсез балачак» район фестивале узды.
    Чарада бөтенроссия, республика һәм муниципаль мәктәп олимпиадаларында, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә иң актив катнашучыларны, балалар иҗтимагый оешмалары активистларын хөрмәтләделәр.
    Фестивальдә катнашучылар арасында район башлыгы грантына ия булган җиде кеше аталды, аларга 5000 сумлык сертификатлар тапшырылды. Грамоталар, бүләкләр,  500 һәм 1000 сумлык акчалата сертификатлар белән 120дән артык бала бүләкләнде.
    Район башлыгы грантлары Яңа Чишмә гимназиясе укучылары Мусина Гөлгенәгә (9 сыйныф) һәм Лобанова Анастасиягә (10 сыйныф), Зирекле лицеен 2020 нче елда тәмамлаган Хамәтвәлиев Нурислам һәм Зарипова Әлфинәгә, шул ук лицейның 7 сыйныф укучысы Таһир Хамәтвәлиевка һәм 10 сыйныф укучысы Рамил Миргазовка, Яңа Чишмә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Александр Скоковка тапшырылды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: