Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә волонтерлары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәчәк

    Яңа Чишмә районында өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек, шулай ук аптекалардан дарулар сатып алу һәм китерү буенча волонтерлар ярдәме яңартылган.

    Эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кешеләр җыелган урыннарга, кибетләргә һәм даруханәләргә барудан тыелырга киңәш ителгән.

    Яңа Чишмә «Кайгырту» ХСХКҮ ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү буенча «кайнар линия» эшен башлап җибәрә.

    Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 8дән кичке 4кә кадәр 2-29-37 телефоны буенча кабул ителә, 2-21-54 телефоны буенча тәүлек әйләнәсе шалтыратырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: