Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә ял паркында җәй башыннан ук ясалма күлдә су коену сезоны ачылган

Бу ял итү урыны яңачишмәлеләрдә, бигрәк тә балаларда бик популяр.

Монда йөзәргә, кызынырга, элмә астындагы шезлонгларда ятарга була, өстәвенә көн буена һәм бушлай. Сәгать 10нан кичке 7гә кадәр сулык янында график буенча  спорт мәктәбе хезмәткәрләре кизү тора. Әлбәттә, әбиләр дә үз инициативалары белән оныкларын күзәтәләр.

- Халык бик күп йөри, - ди 22 июньдә кизү торган хезмәткәр Марина Патренкина. – Балалар, сабыйлары белән әти-әниләр, яшүсмерләр, яшьләр. Сәгатенә 30-40 кеше була, ә төштән соң бөтенләй күп. Көндезге сәгать 2дән 3кә кадәр аеруча да күп. Бассейн зур, урын һәркемгә җитәрлек.

- Ясалма сулыкны спорт мәктәбенә килешү нигезендә тапшырдык, - дип сөйләде «Жемчужина» бассейны директоры Ольга Быкова. – Без аны файдаланабыз, эш хәлендә тотабыз, милекнең сакланышы өчен җавап бирәбез. Көн саен чистартабыз. Безнең слесарьлар су фильтрацияләү системасы җиһазларына хезмәт күрсәтәләр. Мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан су коенган вакытта балаларны күзәтү оештырылган. Фильтрациядән тыш, суны махсус составлар белән зарарсызландыру (хлорлау һ. б.) үткәрелә. Сезон башланыр алдыннан ике сулык касәсе дә (кечкенәсе һәм тирәнрәге) эчтән эшкәртелгән һәм буялган. Суны, гадәттә, җәйгә ике тапкыр алыштырабыз.

Күлне саклау, эксплуатацияләү һәм тиешле торышы өчен спорт мәктәбе җавап бирсә, бу зонаны төзекләндерү һәм чистарту - Яңа Чишмә авыл җирлегендә. «Эшчеләр чәчәкләргә су сибәләр, чәчәк түтәлләрен карыйлар, газоннарны чабалар, чүп-чар җыештыралар. Аларга да рәхмәт әйтергә кирәк!, - ди Ольга Быкова. - Хәзер халык ачык сулыкка гына түгел, «Жемчужина» бассейнына да актив йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев