Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә юлчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый

Юлларның торышы елдан-ел яхшыра бара һәм монда юл төзүчеләрнең өлеше зур

«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы хезмәткәрләре елдан-ел башкарылган эшләр күләмен арттыра баралар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без участок начальнигы Динар Әхмәтшин белән очраштык һәм башкарылган эшләр турында сөйләвен сорадык.

- Быел юлларны ремонтлау һәм төзү, берничә торак пункттагы урамнарга вак таш-комлы катнашма салу буенча шактый эшләр башкарылды, - дип билгеләп үтте ул. –Быел төзелеш һәм ремонт эшләренең гомуми күләме 310 млн. сумнан артык, юлларны карап тотуга 50 млн. сум тирәсе каралган.

- Кайда һәм нинди эшләр башкарылды?

- Район үзәгендәге Совет, Заливная, Ленин, Яр буе, Пролетар урамнарының 1 км - дан артык озынлыктагы юлларына асфальт түшәлде, Әдәмсә, Ленино, Шахмай, Акъяр, Рус Чабаксары авылларының, шулай ук Волчья һәм Черемухово Бистәләренең юл-урам челтәренә ремонт ясалды. Бу эшләргә 50 млн. сумга якын акча тотылды

Моннан тыш, яңа чистарту корылмаларына кадәр юл (озынлыгы 1 км тирәсе) төзелде.

«Куркынычсыз, сыйфатлы юллар» милли проекты буенча КМС заводыннан алып район үзәгенә кадәр, яктырткычлар урнаштырып, юл төзү эше төгәлләнде.

-Нигездә, безнең районда юллар яхшы. Тик Архангел һәм Черемухово Бистәләрендәге юлларга асфальт салу турында да сорамый кала алмыйм.

- Агымдагы елда ике юнәлештә дә шактый эш башкарылды. Архангел Бистәсе ягына 5 км-дан артыграк асфальт салынды (120 млн. сумлык). Калган өлеше (3 км) 2021 елда асфальтланачак.

Ә Черемухово Бистәсе ягына 2,8 км асфальт җәйдек (80 млн. сумлык). Авылга кадәр тагын 5 км юл түшәлми кала һәм бу эшне 2021-22 елларда төгәлләү планлаштырыла.

-Авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчаларына урамнарга вак таш-комлы катнашма салу каралган, бу эш кайда эшләнгән?

- Әйе, җәй-көз айларында Черемухово, Екатерина һәм Волчья Бистәләрендә, Акбүре, Чуаш Чабаксары, Акъяр авылланында юл-урам челтәрләре, Яңа Чишмәдә (тротуарлар) норматив хәлгә китерелде (3,6 млн.сум тирәсе ).

-Республикада «Безнең ишегалды» Президент программасын тормышка ашыру бара. Безнең районда күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләре төзекләндерелә. Бу программа буенча ниләр эшләнгән?

- Быел без Яңа Чишмәдә, Красный Октябрьдә һәм Волчья Бистәсендә 12 ишегалды территориясен төзекләндердек (гомуми күләме 30 млн.сумлык). Асфальт салынды, бордюралар куелды, урамнар яктыртылды һ. б.

- Юлларны карап тоту буенча да шактый эшләр башкарыла, шулай бит.

 

 

 

- Әйе, без даими рәвештә юл кырыйларын  чүп үләннәреннән чабабыз, кышын кардан чистартабыз, кирәкле җирдә юл билгеләре һәм юл тамгалары куябыз. Барлык белем бирү учреждениеләре янында тиешле билгеләр һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган. Юлларны карап тотуга 50 млн.сум тирәсе акча каралган.

- Динар Фаилевич, коллективта күпме кеше эшли, барлык шартлар да тудырылганмы?

- Эшләүчеләр саны елдан-ел арта бара, хәзер бездә 163 кеше эшли, шуларның 150се – Яңа Чишмә районыннан. Хезмәт хакы тотрыклы, яхшы, ашханә эшли, анда арзан бәягә бик  тәмле итеп ашап була. Биналарда һәм гаражларда җылы, бөтен шартлар тудырылган.

Бездә эшләүче күпчелек хезмәткәрләр намус белән бар көчләрен куеп эшлиләр. Алар арасында электр белән эретеп ябыштыручы Михаил Сушков, тракторчылар Николай Глазунов, Якуп Фәсхетдинов, шоферлар Вәсил Латыйпов, Сергей Бадяев, бригадир Максим Кораблев, мастер Радик Гарифуллин, юл эшчесе Илгиз Рамазанов, төягеч машинистлары абыйлы-энеле Андрей һәм Сергей Китановлар, асфальт заводы операторы Сергей Суслов һәм башкалар бар.

- Сез кышкы чорда юлларны карап тотуга әзерме?

- Шушы еллар эчендә кышкы чорда проблемалар булмады, киләсе кышта да булмас дип уйлыйм. Бездә 24 берәмлек техника (11 КамАЗ, 4 грейдер, 4 МТЗ, 2 К-700, Урал-ротор, 2 төягеч) әзер, шулай ук 10 мең тонна бозлавыкка каршы комлы-тозлы катнашма һәм 500 тонна тоз әзерлиячәкбез. Кирәк булганда, тәүлек әйләнәсе эшлибез.

- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, барлык юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек һәм яхшы юллар телим.

Мастер Александр Щипанов җитәкчелегендәге юлчылар бригадасы (сулдан кырыйда) район үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы территориясен төзекләндерә. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев