Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә ЗАГСы янында төзекләндерелгән территория булачак

Агымдагы елда Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге бинасы янында төзекләндерелгән бик матур территория пәйда булачак.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру» Федераль проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектның бер өлеше булып җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасы тора.

Бу программа буенча соңгы елларда Яңа Чишмә районында федераль һәм республика бюджетларыннан 66 млн. сумнан артык акча үзләштерелгән. Район үзәгенең яңа паркында, Ленин урамындагы скверда күп эш башкарылды.

Һәм хәзер ЗАГС янындагы территорияне төзекләндерү эшләре башланды, бу максатларга 10 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелә. Җәмәгать тыңлауларыннан соң район халкы белән әлеге зона проекты барлыкка килде. Анда матур җәяүлеләр сукмагы, үз никахларын табигать кочагында рәсмиләштерергә теләгән яшь гаиләләр өчен аерым зона булачак. Территория яшелләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев