Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә Билгесез солдат көненә багышланган митинг булып узды

3 декабрьдә сәгать 9лар тирәсендә Яңа Чишмәдә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг булып узды.

Бу - фронтта һәлак булган, Ватаныбызны саклаган билгесез  солдатны искә алу өчен оештырыла. Аларның барысы да - безнең ил геройлары - халык хәтерендә алар мәңге  яшиләр, шуңа күрә бу истәлекне буыннан-буынга саклап калу һәм тапшыру мөһим.
- Хәбәрсез югалган каһарманнар турында истәлекләр югалмаска тиеш, - диде үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. –Хәзер бөтен Россия буенча халык исемсез геройларны искә алачак һәм шундый  көн булу аеруча да мөһим.
“Безнең районда хәбәрсез югалган якташларны ачыклау һәм мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла, аларның исемнәре яңа Хәтер китабына кертеләчәк”, - дип ассызыклады район башлыгы.
Митингта чыгыш ясаган район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков, фронтта һәлак булган 1500 гә якын кеше әле һаман хәбәрсез югалган, аларның исемнәрен ачыклау эше дәвам итә, дип искәрде. Безнең бурыч -алар турында истә тоту, балаларыбызга һәм оныкларыбызга аларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү.
Чара һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев