Яңа Чишмәдә чәчтарашханәләр эшли башлады
20 апрельдән Татарстанда чәчтарашханәләр үз эшләрен башлап җибәрделәр.
Чәчтарашханәләр эше өчен кайбер кагыйдәләр билгеләнгән. Клиентларны язылу буенча гына кабул итәчәкләр, шулай ук кабул итүләр арасында агымдагы дезинфекция өчен 10 минутлык тәнәфесләр оештырачаклар һәм клиентлар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция булдырырга тиешләр. Чәчтараш хезмәткәрләре битлекләр, перчаткалар һәм антисептиклар кулланырга бурычлы.
Чәчтарашханәләрдә цифрлы пропускаларда булу өчен өйдән чыкканда «чәчтарашханәдә булу» дигән 11 нче номерлы өстәмә чыгу максаты барлыкка килде. Әлеге максаттан аена бер тапкыр файдаланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев